ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда муллаларны гаиләнең ныклыгын саклау серләренә өйрәтергә җыеналар

10 октябрь 2018, 12:48 , Фото: Рамиль Гали/архив

Казанда муллаларны гаиләнең ныклыгын саклау серләренә өйрәтергә җыеналар КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәгендә дин белгечләренең квалификация күтәрү мөмкинлеге бар.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). КФУның Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге "Дини оешмаларда гаилә кыйммәтләрен саклау буенча мәгърифәтчелек эшенең психологик-педагогик нигезләре"квалификация күтәрү курслары ачкан. Бу хакта “Татар-информ”га Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге хезмәткәре Ренат Мозафаров хәбәр итте.

“Курслар мәдәният, тарих белгечләрен әзерләү буенча чаралар үткәрү кысаларында оештырыла. Чара дини, яисә педагогик белемле укытучылар өчен тәгаенләнгән. Мәчет янындагы курслар мәдрәсә һәм Россия ислам институты дин белгечләренең квалификациясен күтәрү максаты белән башкарыла”, - диде Ренат Мозафаров.

“Курс программасы теология һәм мохитнең заманча таләпләрен исәпкә алып эшләнгән. Курсларга 72 сәгать бирелә. Монда исламда система буларак гаилә, хәзерге җәмгыятьтә ата-аналар һәм балалар арасында читләшү проблемасы һәм башка психологик проблемалар каралачак”, - диде ул.

Курслар тәмамлангач, йомгаклау аттестациясен үтүчеләргә квалификацияне күтәрү таныклыгы бирелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10