ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора

10 октябрь 2018, 13:13 , Фото: архив

Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Тәүлеклек сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан Республикасы алда бара. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада көн дәвамында 3,3 мең тонна сөт сатыла.

Чагыштыру өчен: Краснодар өлкәсендә тәүлегенә 2,6 мең тонна, Воронежда 1,8 мең тонна сөт сатыла. Россиядә авыл хуҗалыгы оешмаларыннан тәүлеклек сөт сату күләме 42,3 мең тонна. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 процентка артыграк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10