ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика клиник хастаханәсендә консультант-робот Арни барлыкка килде

10 октябрь 2018, 16:10 , Фото: Валерия Белова

Республика клиник хастаханәсендә консультант-робот Арни барлыкка килде Иннополис белгечләре наноярдәмче ясаган.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Консультант-робот Арни Казанда урнашкан Республика клиник хастаханәсендә барлыкка килде. Наноярдәмчене Иннополиста француз эшләнмәләре базасында ясаганнар.

“Робот пациентларга ярдәм итәчәк һәм популяр сорауларга җавап бирәчәк. Ул хастаханә коридорында торачак. Роботны әле камилләштерәчәкләр. Ул зуррак булачак һәм рус телен тулысынча өйрәнәчәк”, - диде Республика клиник хастаханәсенең Иннополистагы тернәкләндерү медицина үзәге бүлеге җитәкчесе Илдар Садыйков.

  • Робот 10 килограмм чамасындагы авырлыкта. Аның буе 60 сантиметр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10