ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Иртәгә Татарстанда «Мулла» тулы метражлы фильмы прокатка чыга

10 октябрь 2018, 16:51 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иртәгә Татарстанда «Мулла» тулы метражлы фильмы прокатка чыга «Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелды.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда төшерелгән «Мулла» тулы метражлы фильмы 11 октябрьдә прокатка чыга. Ул республиканың бөтен кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татаркино” оешмасының матбугат үзәге хәбәр итә.

  • «Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелды. Режиссерлар – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм яшь режиссер Әмир Галиәскаров.

«Мулла»ның идея авторы, башкарма продюсеры һәм композиторы Марат Әхмәтшин фильмны авыл югалу, рухи регресс проблемаларын күтәрә дип исәпли. «Мулла» – ул безнең тормыш, анңа күпләр үзләрен табачаклар», – ди ул.

  • Фильмның премьерасы быел апрель аенда булды. Ул Казан мөселман киносы фестивалендә катнашып, “Иң яхшы режиссер” номинациясендә премия алды һәм Президент призына ия булды. Татарстан киносы көннәрендә Казахстанда, «Евразия» кинофестивале кысаларныда Казахстанда, «Рәсүлев укулары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Чиләбе өлкәсендә күрсәтелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10