ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанның финанс министры ташламалар салым каникулларыннан отышлырак дип саный

10 октябрь 2018, 20:08 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанның финанс министры ташламалар салым каникулларыннан отышлырак дип саный Ул салым каникулларының бизнесның яңа вәкилләре өчен салым түләүдән кичектереп тору мөмкинлеге генә булуын искәртте.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бизнес вәкилләренә каралган ташламалар салым каникулларына караганда отышлырак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, эшмәкәрләр өчен кайбер салым ташламалары 2019 елга Татарстан бюджеты проектында исәпкә алынган. “Консолидацияләнгән бюджетта 6,6 млрд сум, республика бюджетында 5 млрд сумнан артык акча каралган”, - диде ул.

Министр сүзләренчә, 2017 ел башына республикада 84,4 мең эшмәкәр, ел азагына 88 мең исәпләнә. “2018 елның 1 августына тагын 1480 эшмәкәр өстәлде. Салым хезмәте мәгълүматлары буенча, салым түләүнең гадиләштерелгән системасы нәтиҗәсендә, бездә ел саен салым түләүчеләр саны һәм салым күләме арта бара”, - диде ул.

Кече һәм урта бизнес өчен салым каникулларын кертүне парламент тыңлауларында икътисад министры Фәрит Габделганиев тәкъдим иткән иде. Ул бу тәкъдимне Татарстан Президенты да хуплаганын искәртте. "Анализ күрсәткәнчә, без эшкуарларның бер өлешен югалтабыз, алар күрше төбәкләргә күчеп китә. Бу Татарстанда кайбер патентлар буенча бәяләрнең югары булуы белән бәйле”, – дигән иде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев та аны хуплап: «Федераль законнар бизнес ачу өчен салым каникуллары билгеләү мөмкинлеген бирә. Моннан күп кенә субъектлар файдаланды. Бәлки, һичьюгы өстенлекле юнәлешләр буенча каникуллар кертергә кирәктер», - диде парламент тыңлауларында.

“Министр эшмәкәрләр башка төбәкләрдә теркәлә дигән иде. Без бу сорауны тагы бер кат өйрәндек. Салым түләүчеләр буенча бездә мәгълүмат бар, без әлегә мондый хәлне күзәтмибез”, – диде Радик Гайзатуллин.

Ул салым каникулларының бизнесның яңа вәкилләре өчен салым түләүдән кичектереп тору мөмкинлеге генә булуын искәртте. “Предприятие һәм шәхси эшмәкәрләрнең ике ел дәвамында бурычлары җыела да, аннары алар барыбер шул салымны түләргә тиеш булачак. Бу вакытлыча гына азат итү. Минемчә, республикада акчалата ташламалар күпкә нәтиҗәлерәк. Салым каникуллары алар бизнесның барлык предприятиеләре өчен түгел, башлап җибәрүчеләр өчен генә бит, ә ташламалар һәркемгә кагыла”, - дип ачыклык кертте финанс министры.

Аның әйтүенчә, республиканың Финанс һәм Икътисад министрлыклары салым каникуллары турындагы сорауны өйрәнә. “Премьер-министр һәм Президентка хисап тотачакбыз. Алга таба барысы да бюджетта чагылыш табачак”, - диде.

  • Быел предприятиеләргә 5 млрд 768 млн сум күләмендә салым ташламасы бирелгән. Тагын 894 млн сум күләмендәге ташламаны муниципалитетлар биргән. Эшмәкәрләр барлыгы 6 млрд 662,7 млн сум күләмендә ташлама алган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10