ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урынында Орджоникидзе һәйкәлен торгызырга тәкъдим итте

10 октябрь 2018, 19:25 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи урынында Орджоникидзе һәйкәлен торгызырга тәкъдим итте Монумент танылган авиатөзүчеләр һәм очучылар яшәгән урыннар буенча туристлык маршрутының бер элементы булачак.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның авиатөзелеш үзәге булган Соцшәһәр микрорайонын үстерү турында фикер алыштылар. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Марсель Искәндәров һәм Соцшәһәрдә яшәүче Наталья Урейская Президентны микрорайонның 1930 елларда башланган төзелеш тарихы, ул вакыттагы архитектура үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Обход Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
достопримечательного места
"Поселок им. Серго Орджоникидзе (Соцгород)" г. Казани

Тарихи кварталны караган вакытта Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүчеләр белән очрашты. Казанлылар Татарстан Президентына «Крылья Советов» паркын һәм В.Ленин исемендәге Мәдәният йортын ремонтлаган өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук Соцшәһәрдә яшәүчеләр узган гасырның 30нчы елларында нигез салынган Белинский скверын ремонтларга теләүләрен әйттеләр. Рөстәм Миңнеханов ял итү зонасын тәртипккә китерергә кирәклеге белән килеште.

Обход Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
достопримечательного места
"Поселок им. Серго Орджоникидзе (Соцгород)" г. Казани

Татарстан Президенты сүзләренчә, тарихи территорияләрне төзекләндергәндә яшел киңлекләрне һәм җәяүлеләр зоналары системасын сакларга кирәк. Бу Белинский урамындагы 5нче йорт ишегалдындагы скверга да кагыла. Әлеге скверның төп композицион элементы булган гипстан ясалган Серго Орджоникидзеның һәйкәле 2 ел элек сүтелгән. Рөстәм Миңнеханов танылган дәүләт эшлеклесе һәйкәлен чыдамлы материалдан ясарга һәм элеккеге урынына урнаштырырга тәкъдим итте.

Обход Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
достопримечательного места
"Поселок им. Серго Орджоникидзе (Соцгород)" г. Казани

1938-1954 елларда Соцшәһәр микрорайоны Серго Орджоникидзе исемендәге бистә дип аталган. Тарихи микрорайонда Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10