ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина өчен төп бурычларны билгеләде

10 октябрь 2018, 21:33

Ведомсто өчен өстенлекле бурычларны республикада яшәүчеләр берничә атнада билгеләгән.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина өчен төп бурычларны билгеләде. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык планы буенча, киләсе елда Татарстанда яшәүчеләрнең ким дигәндә 90 проценты диспансеризация узарга тиеш. 

Министрлык Татарстан поликлиникалары алдына төп бурычларның берсе итеп план буенча табибка күренү чираты 14 көннән артмаска тиешлеген билгеләде.

Ведомсто өчен өстенлекле бурычларны республикада яшәүчеләр берничә атнада билгеләгән. Төбәк ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә халыкның катнашуы мөһимлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10