ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйнең җирлек башлыклары чираттагы утырышта үзара салым турында сөйләште

11 октябрь 2018, 04:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйнең җирлек башлыклары чираттагы утырышта үзара салым турында сөйләште Авыл җирлекләре башлыклары урыннарга чыгып мәгълүмат туплый.

(Зәй, 11 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары" Рәзимә Кашапова). Зәйдә тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан авыл җирлекләре башлыкларының урыннарга чыгып киңәшүне дәвам итә, дип яза җирле басма.

Шундый күчмә утырышның чираттагысы Югары Шепкә авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Утырышның пленар өлеше башланыр алдыннан җирлек башлыклары Югары Шепкә мәдәният йорты һәм мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар, игенчелек һәм кошчылык буенча эшчәнлек алып баручы Ахунов, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар. Шулай ук Имәнлебаш мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсен, колмактан ипи, орлыклы төш пешерү, сепарат аерту йоласын карадылар. Алар игътибарыннан Югары Шепкә, Имәнлебаш зиратлары да читтә калмады. Пленар өлештә сүз үзара салым, спартакиадада катнашу һ.б.лар турында барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10