(Мөслим, 11 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары" ). Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Уңыш бәйрәмен билгеләп үтте. Татарстанның төрле район башлыклары, хезмәт алдынгылары, дәүләт тармагы вәкилләре “Корстон”ның баллар залында 2018 елгы уракка йомгак ясады. Әлеге чарада Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә делегация дә катнашты, дип яза җирле басма.
Алар арасында район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Вәлиев, “Намус” агрофирмасы директоры Фәрит Гыйрфанов, “Август-Мөслим” агрофирмасы директоры Наил Муллин, “Туган як” агрофирмасы директоры Рәдиф Габидинов һәм агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов, “Исламов” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Исламов, “Хамадишин” хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин һәм хезмәт ветераны Ильяс Зиннуров бар иде.