ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак

11 октябрь 2018, 08:14 , Фото: архив tatarstan.ru

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак Әлеге премия Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен бирелә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Президенты премияләрен тапшырачак. Бу турыда республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге премияне беренче тапкыр 2015 елда тапшыралар. Премия социаль юнәлештә эшчәнлек алып барган оешмаларга һәм Россия гражданнарына бирелә. Җәмгыятьтә танылу алган эшчәнлеге һәм проектлары, шулай ук гражданнар җәмгыяте өлкәсендәге оригиналь фәнни тикшеренүләре яки Татарстанның гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә шәхси өлеш кертүчеләр шушы бүләккә лаек була. 

Соңгы өч елда әлеге премияне алты күренекле җәмәгать эшлеклесенә һәм тугыз Коммерцияле булмаган җәмгыятькә (НКО) бирделәр. Быел премия алучылар саны артачак. Коммерцияле булмаган биш җәмгыятькә 400 мең сум күләмендәге премия бирәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов тагын өч гражданга чирек миллион күләмендә бүләк тапшырачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10