ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният тармакларына бүлеп биреләсе акча күләмен әйттеләр

11 октябрь 2018, 08:45 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният тармакларына бүлеп биреләсе акча күләмен әйттеләр Бюджетны караганда, хәл ителмәгән сорауларга игътибар бирү зарур, диде комитет рәисе Разил Вәлиев.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанның мәгариф тармагында чыгымнар күләме 68,1 млрд сум булыр дип фаразлана. Бу хакта кичә Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды.

Утырыш барышында ТР финанс министры урынбасары Оксана Кисапова алдагы өч елга бюджет турында закон проекты күрсәткечләре белән таныштырды.

Белем бирү оешмалары эшен тәэмин итү белән бәйле чыгымнар “2014-2025 елларда Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән үсеше” дәүләт программасы кысаларында каралган. Бу чыгымнарда мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясен үткәрү, мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә, һөнәри белем бирү өлкәләрендә эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү һәм башкалар исәпкә алынган. Тармакта социаль максатчан программалар финанслана. Алар арасында Татарстанда телләрне саклау һәм үстерү, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, мәгариф оешмаларына капиталь ремонт, ресурс үзәкләре булдыру кебекләр дә бар.

Мәгариф тармагына федераль казнадан 9,5 млрд сум акча бүлеп бирелә. 4,6 млрд сумга якын акча һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» дөнья чемпионатына сарыф ителәчәк. Бу акчаны, шулай ук, торак төзелешен үстерү программалары буенча чараларга, 2 айдан 3 яшькәчә нәниләргә балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру кебек эшләргә тоту ниятләнә.

«Мәдәният-кинематография» өлкәсенә 2019 елда республика казнасыннан 9,2 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Акчаны грантлар бирүгә, китап фондларын комплектлауга, иҗади берлекләргә ярдәм итүгә, музейлар, театр, цирк, китапханә, иҗади коллективлар эшен тәэмин итүгә юнәлтү планлаштырыла. ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек тә исәпкә алынган.

Комитет рәисе Разил Вәлиев әйтүенчә, комитет җаваплылыгында булган өлкәләргә бүлеп бирелә торган акча, тулаем алганда, өстенлекле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Шулай да, аның сүзләренчә, булган проблемаларны яшерергә кирәкми. “Бюджетны караганда, хәл ителмәгән сорауларга игътибар бирү зарур. Әлбәттә, мәгариф һәм мәдәният үсеше өчен республикада күп эш башкарыла, дәүләт программалары тормышның барлык якларын да колачлый. Шулай да авыл клубларын кирәкле инвентарь белән җиһазлау, китапханәләрне китаплар белән баету турында да онытырга ярамый. Кайбер авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты кабинетларында татар әдәбияты классиклары портретлары да юк. Бу сорауларны җентекләп карау кирәк”, - дип саный Разил Вәлиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10