ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның ЮХИДИ идарәсе: Кызыл автобус шоферлары план артыннан куа

11 октябрь 2018, 11:14 , Фото: архив/Рамиль Гали

Казанның ЮХИДИ идарәсе: Кызыл автобус шоферлары план артыннан куа Автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре — пассажирларның салоннан төшеп калуы.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Кызыл автобус шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый һәм план артыннан куа.  «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең Казанда автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең ешаюы сәбәбе турындагы соравына шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә шулай дип җавап бирделәр.

«Пассажир автобуслары шоферларының рульдә үзләрен шулай тотуының бер сәбәбе - аларның кереме планны үтәүгә бәйле булуда», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Автобус шоферлары гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең иң киң таралган төре — пассажирларның салоннан төшеп калуы (51,6 процентка якын), дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә. Транспорт чараларының бәрелешүе (21,9 процент) — икенче, җәяүлеләрне бәрдерүе (9,4 процент) өченче урында.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10