ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең музей коллекцияләре кайда урнаштырылачагы билгеле

11 октябрь 2018, 15:11 , Фото: Рамиль Гали/архив

“Казан” милли-мәдәни үзәгенең музей коллекцияләре кайда урнаштырылачагы билгеле "Казан" милли-мәдәни үзәге урнашкан бина Татарстан Милли китапханәсенә бирелә.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Казан” милли-мәдәни үзәгендәге музей коллекцияләренең бер өлеше Казан Кремле музейларына күчереләчәк. Шаляпин исеме белән бәйле өлеше Горький һәм Шаляпин музеенда файдаланылырга мөмкин. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.

Әлеге үзгәрешләр "Казан" милли-мәдәни үзәге урнашкан бинаның Татарстан Милли китапханәсенә бирелүенә бәйле. Бина китапханә өчен яраклаштырылачак. 

“Казан Кремлендәге биналарның күпчелеге музей булып хезмәт итәчәк. Без хәзер Казан Кремле музейлары концепциясен эшлибез”, - диде ул. Мәдәният министры әлеге концепция буенча журналистлардан тәкъдимнәр көтүен җиткерде.

Мәдәният министры музей коллекцияләренең бүлгәләнүе юридик яктан тыелуын һәм бу законнарның бозылмаячагын билгеләп үтте. “Музей коллекцияләре сакланачак”, - диде министр.

  • “Казан” милли-мәдәни үзәкнең рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, 1992 елда гамәлгә куелган Милли мәдәният музее фондында 50 мең саклау берәмлеге белән экспонат бар. 2005 елдан бирле Меңъеллык Казан экспозициясе эшләп килә.
  • Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуы “Смена” үзәгендә үтте. Министрлык вәкилләре мондый очрашулар квартал саен төрле мәдәни мәйданчыкларда үтәчәк дип вәгъдә итәләр.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10