ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният министрлыгы иҗади берлекләр белән проектлар нигезендә эшли башларга мөмкин

11 октябрь 2018, 15:41 , Фото: Рамиль Гали

Мәдәният министрлыгы иҗади берлекләр белән проектлар нигезендә эшли башларга мөмкин Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларның сорауларына җавап бирде.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министрлыгы республиканың иҗади берлекләре белән проектлар нигезендә эшләргә җыена. “Смена” заманча мәдәният үзәгендә журналистлар белән очрашу вакытында мәдәният министры Ирада Әюпова профессиональ берлекләр белән арадашлык итү юллары турында уйлануларын, төрле вариантлар каралуын әйтте.

“Дәүләт иҗтимагый оешмалар белән диалогка һәрчак ачык, - диде министр. – Без дәүләт ярдәме нинди формада булырга тиешлеге турында уйланабыз”.

Министрлык структурасында үзгәрешләр вакытында иҗтимагый оешмалар, шул исәптән иҗади берлекләр һәм матбугат чаралары белән эшләү буенча махсус бүлек булдырылган.

  • Татарстан Республикасында эшли торган иҗади берлекләр – Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Композиторлар берлеге, Кинематографистлар берлеге һәм Татарстанда оешкан ике рәссамнар берлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы аша дәүләттән финанс ярдәме ала. Язучылар һәм Композиторлар берлегенең шәһәр үзәгендә мәдәни мирас объекты булган биналары бар. Әлеге биналар реставрацияләнеп, аларда эшләү өчен уңайлыклар тудырылган. Рәссамнар һәм кинематографистларның аерым биналары юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10