ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәдәният министры журналистлар белән ачык булырга вәгъдә итә

11 октябрь 2018, 16:17 , Фото: Рамиль Гали

Мәдәният министры журналистлар белән ачык булырга вәгъдә итә Матбугат вәкилләре белән беренче очрашу “Смена” заманча сәнгать үзәгендә үтте.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова кварталга бер мәртәбә журналистлар белән очрашып торырга вәгъдә итә. "Сезнең белән очрашып без сезгә күбрәк мәгълүмат җиткерергә тырышырбыз, күп проблемалар мәгълүмат җитмәгәннән туа. Сезнең аша без кайсы яклап эшләп җиткермәвебезне аңларбыз", - диде министр. 

Очрашулар төрле мәдәни учреждениеләрдә булырга мөмкин.

Бүген аның беренчесе “Смена” заманча сәнгать үзәгендә үтте. Ирада Әюпова бу очрашуны сорау-җавап форматында гына түгел, ә фикер алышу мәйданы да итеп күрә.

Журналистлар министрга Татарстанның Милли китапханәсенең яңа бинасына, “Казан” милли-мәдәни үзәктәге музей коллекцияләренә, иҗади берлекләр белән эшләү формаларына, Татарстан кинематографиясе, “Үзгәреш җиле” проекты, Казанда профессиональ студия булдыру буенча да сорауларын бирделәр.

Ирада Әюпова хәзерге социаль челтәрләрдә аккаунтлары булмавын, ул булганнарын да ябуын әйтте. Ул моны үзенең “публичный” булырга теләмәве белән аңлатты. 

Министр белән формаль булмаган очрашу урыны-урыны белән диалог формасын да алды, фикер алышу сәгать ярым дәвам итте.

Министрлык структурасында үзгәрешләр вакытында иҗтимагый оешмалар, шул исәптән иҗади берлекләр һәм матбугат чаралары белән эшләү буенча махсус бүлек тә булдырылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10