ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Президент Polimeks җитәкчелеге белән Вахитов калкулыгын төзекләндерү турында сөйләште

11 октябрь 2018, 17:31 , Фото: tatarstan.ru

Президент Polimeks җитәкчелеге белән Вахитов калкулыгын төзекләндерү турында сөйләште

Казанда реконструкция барышында калкулык үзе дә, Мулланур Вахитов һәйкәле дә сакланачак.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Polimeks төрек төзелеш холдингы җитәкчелеге белән Казанда Бутлеров һәм Некрасов урамнары арасындагы калкулык проекты турында фикер алышты. Очрашу кысаларында Татарстанда Polimeks компаниясе инвестиция проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татар-информ” элек реконструкция барышында калкулык үзе дә, Мулланур Вахитов һәйкәле дә сакланачак, алар Казан регламентлары буенча саклану һәм рекреация зонасына кергән, дип хәбәр иткән иде. Калкулыкта урнашкан скверны, шәһәр халкы өчен яңартылган ял урыны итеп, төзекләндерәчәкләр.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с председателем совета директоров «Полимекс» Эролом Табанджа

Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубына килгәндә, аны яңа урынга күчерергә планлаштыралар. Әмирхан Еники урамында 98нче мәктәп янында төзеләчәк бина проекты хупланган инде. Әфганстанда һәлак булган башкала геройлары хәтер аллеясын Җиңү паркында булдырылачак махсус мемориаль зонага күчерәчәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10