(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). TAT CULT LAB белем бирү проектының театраль лабораториясе чакырулы белгечләр — театр тәнкыйтьчеләре, сәнгать осталары һәм бу өлкәдәге популяр журнал һәм интернет-басмалар авторлары белән лекция һәм остаханәләр уздыра. Бу хакта Yummy Music лейблы хәбәр итә.
Лекцияләрне Балалар һәм курчак театры кабинетының төп белгече Алексей Гончаренко, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, музыка тәнкыйтьчесе Елена Черемных, «Петербург театраль журналы» мөхәррире Оксана Кушляева укыячак.
Лекцияләр 13-14нче октябрь көннәрендә «Маяковский» иҗат мәйданында үтә.
Оештыручылар: Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, creeptone media.
Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Лекцияләргә керү ирекле, алдан теркәлү сорала.