ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия төбәкләрендә “Россия лидерлары” идарәчеләре бәйгесенең икенче сезоны башланды

11 октябрь 2018, 21:47

Узган ел белән чагыштырганда, бәйге регламентына шактый үзгәрешләр кертелгән.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). 2018–2019 елларга “Россия лидерлары” идарәчеләре бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Проект Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә “Россия – мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган автоном оешма тарафыннан тормышка ашырыла.

Мәскәүдә бәйге башлануга багышланган матбугат конференциясендә Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко узган ел белән чагыштырганда бәйге регламентына кертелгән үзгәрешләрне санаган.

Аерым алганда, бәйгедә хәзер теләсә-кайсы илнең рус телен белгән кешесе катнаша ала. Моннан тыш, быел бәйгегә партнер компанияләр сыйфатында илнең 20 эре корпорациясе кушыла.

Бәйгедә катнашучының яше 50дән 55 яшькә кадәр күтәрелгән.

2017–2018 ел бәйгеләрендәге кебек үк, барлык финалистлар үзләре сайлаган программада уку өчен миллион сум күләмендә грант алачак.

  • “Россия лидерлары” беренче бәйгесе 2017 елның октябрендә башланып, 2018 елның февралендә төгәлләнгән. 199 мең гариза бирүченең финалга 300е чыккан. Шуларның бишесе - Татарстаннан. 103 кеше җиңүче дип табылган. Бәйгедә катнашкан 70 кеше төрле урыннарга эшкә билгеләнгән. Өчесе - федераль министрлык башлыклары урынбасарлары, икесе - төбәк башлыгы.

Бәйге турында өстәмә мәгълүматны лидерыроссии.рф рәсми сайтыннан алырга була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10