ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районының хуҗалыклары белән КФХларының эшчәнлегенә анализ ясадылар

11 октябрь 2018, 23:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/format-zg-echtlek-shul-uk-t-krenmle-sannar-kpertelgn-khezmt-khaklary-leykozly-tanalar-khakynda

Актаныш районының хуҗалыклары белән КФХларының эшчәнлегенә анализ ясадылар Райондагы терлек хәрәкәте, терлектән алынган керем реаль саннар белән тәкъдим ителде.

(Актаныш, 11 октябрь,"Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагы елны финиш сызыгына якынайтучы соңгы кварталга аяк басты. 11 октябрь көнне узган 24 форма киңәшмәдә дә ул ачык чагылды. Район башлыгы Э.Фәттахов идарә иткән җыелышта катнашучы хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары, идарә белгечләре, баш зоотехниклар, бухгалтер-икътисадчылар елның үткән тугыз аена һәм сентябрьгә йомгак ясады, дип яза җирле басма.

Моңа кадәр ай саен үткән киңәшмә башкаларыннан шактый үзгәлеге белән аерылып торды. Беренчедән, бүген бирегә крестьян-фермер хуҗалыкларның башлыклары да чакырулы иде. Элек авыллардагы КФХ һәм шәхси хуҗалыклардагы мал хәрәкәте өчен җирлек башлыклары җавап тоткан булса, хәзер крестьян-фермер хуҗалыклар районның авыл хуҗалыгы идарәсенә карый башлый. Әмма аларның эшчәнлеге, хуҗаларның җыелышларда катнашуын тәэмин итү барыбер авыл башлыклары иңсәсендә калачак.

Билгеле, мондый үзгәреш 24 форма киңәшмәсе калыбына да үзгәрешләр кертте. Районның хуҗалыклары белән беррәттән, КФХларның эшчәнлегенә дә тирәнтен анализ ясалды, слайдларда алар да өч зонага бүленеп тикшерелде.

Хуҗалыклар буенча, гадәттәгечә, акча кеременең иң күп өлеше сөттән икәнен әйтеп тору урынсыз кебек. Идарә белгечләре сөт булмаса, акча да юк икәнен 9 ай дәвамында исбатлап килсә дә, бу юнәлештә ел буе кызыл зонада утыручылар җитәрлек.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Ә. Харисов белдергәнчә, андыйлар башкаларның тырышып тапканын ашаучылар булып кала бирә. Слайдларда күрсәтелгән саннарның чуарлыгы да борчу тудыра, бертигез шартларда эшләгән хуҗалыкларның күрсәткечләрендәге җир белән күк аермасының нидән килеп чыгуы гына аңлашылмый. Ни өчен “Әнәк”, “Чишмә”, “Актаныш” агрофирмаларындагы, Нур Баян, Чишмә хуҗалыкларындагы шундый ук дүрт аяклы маллар район икъдисады өчен “плюс”ле нәтиҗә бирә дә, кызыл зонадагылар “минус”ка эшли?

24 форманың бүгенгесе терлекчелек тармагындагы саннарда үтәкүренүчәнлекнең яхшы булуы ягыннан дә аерылып торды. Ниһаять, залда утыручылар хозурына райондагы терлек хәрәкәте, терлектән алынган керем реаль саннар белән тәкъдим ителде. Әмма чынбарлыкта кимрәк булган саннар хуҗалык җитәкчеләрен бераз пошаманга салгандай булды. Ялган саннар белән эш итүчеләрне “чиста суга” чыгаруда "Меркурий" системасы да үз нәтиҗәләрен бирә булып чыкты. Әлеге система нәкъ менә электрон ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү, ялган продукциягә чик кую, чималдан алып кибет киштәсендә әзер продукциягә кадәр циклны күзәтү өчен кертелгән. Бүгенге утырышта кайбер хуҗалыкларның 24 формага биргән күрсәткечләре “Меркурий”ныкы белән чагышмый булып чыкты. Махсус арттырылып күрсәтелгән саннарның хуҗалыкка ни өчен кирәк булуы гына аңлашылмый.

Хезмәт хакын исәпләү буенча да тәңгәлсезлекләр шактый. Монда хуҗалык биргән саннар Пенсия фондыныкы белән туры килми. Хуҗалык җитәкчеләре моңа аеруча ризасызлык белдерергә омтылды. Әмма сигез айлык фактларга каршы торырлык дәлилләре генә табылмады аларның. Ярый әле идарә белгечләре хезмәт хакы буенча бурычлы хуҗалыкларның исемлеген төзеп җитешмәгән иде. Бүген бу тема да күтәрелсә, кайбер хуҗалык җитәкчеләренә, чыннан да, авырга туры киләсе иде.

Киңәшмәдә күзгә ташланган тагын бер үзгәреш – 24 форма Илфак Бариевтан башка үтте. Шәхси сектордагы терлек хәрәкәтенә анализны бу юлы Актаныш муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Касыймова ясады, диелгән район хәбәрендә.

 

Аның сүзләреннән күренгәнчә, җирлекләрдә МЭТ саны, ел башы белән чагыштырганда, 1092гә арткан. Сыерлар саны шулай ук үсештә. Бу урында авыл башлыкларының хезмәтен бәяләми мөмкин түгел. Әлеге дә баягы шул реаль саннарны алар хуҗалыклардан үзләре шәхсән эзләп тапкан. Нәтиҗәдә, лапасларда тын-тавышсыз яткан малкайлар исәпкә бастырылган. Аның каравы, актанышлылар вак малларны киметүне дәвам итә.

24 форма киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер мөһим мәсьәлә - район хуҗалыкларында әкренләп тамыр җәйгән лейкоз авыруы. Бу авыруның куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгарырга сәләтле икәнен хуҗалыклар һаман аңлап бетерми. 6 айлык таналар лейкозга тикшерелергә тиеш булсалар да, бу юнәлештә хәрәкәт юк. Аларны йөгертер вакыт җиткәч кенә ачыклана бу авыру. Һәм киләчәктә сыер булырга, хуҗалыкның мал санын арттыруга өлеш кертергә тиешле маллар үгез янына түгел, ә ит комбинатына озатыла. Шул рәвешле чирдән дә котылабыз, мәшәкатьтән дә. Тик менә мал-баш санын арттыру планын ничек үтәмәк булабыздыр – анысы билгесез!

 

Ике сәгать дәвамында залда утыручылар шушы сорауларга җавап эзләде. Әмма арада исем өчен килеп утыручылар да бар иде, андыйларның гаме, ни кызганыч, малларда булмады. Хәер, сентябрь ае йомгаклары буенча терлекчелек тармагында яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә премияләр тапшыра башлагач, андыйлар да залга “кайтты”. Тик гомуми күләме 69 мең булган премия алучылар арасында үз исемнәрен генә ишетмәделәр.

 

Бу юлы да намуслы хезмәт нәтиҗәсе буларак тапшырыла торган символик ат сыны “Әнәк” агрофирмасына язган булып чыкты. Лаеклы хезмәткә – лаеклы бәя!

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10