ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә Белоруссиянең ике кешесе кулга алынган

12 октябрь 2018, 03:00

Алар ай ярым наркотикны контактсыз ысул белән Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән районнарында тараткан.

(Әлмәт, 12 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Белоруссиянең ике кешесе кулга алынган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Конспирация өчен алар берничә фатирны арендага алган була. Шул фатирларның берсендә үткәрелгән тентү барышында 240 гр наркотик матдә табыла. Билгеле булганча, алар ай ярым наркотикны контактсыз ысул белән  Әлмәт, Чистай һәм Яшел Үзән районнарында таратканнар. Тоткарлау вакытында алар медицина тикшерүе узудан баш тарта. Нәтиҗәдә, алар административ җаваплылыкка тартыла һәм наркотиклар кулланган өчен 12 тәүлеккә кулга алына.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10