ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ришвәтчелек күренешләрен ачыклыйлар

12 октябрь 2018, 02:00

Бу эш Аксубай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы комплекслы программасы кысаларында уздырыла.

(Аксубай, 12 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ришвәтчелек күренешләрен ачыклау – иҗтимагый совет эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе. Бу эш Аксубай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы комплекслы программасы кысаларында уздырыла. Шуңа өстәп, иҗтимагый совет күбрәк халык фикеренә таянып эш итә, моның өчен даими рәвештә сораштырулар һәм шәхси әңгәмәләр юлы белән Аксубай районы учреждениеләренә мөстәкыйль бәя бирү уздыра, дип яза җирле басма.

Мөстәкыйль бәя бирүдә иң соңгылары булып бюджет оешмалары катнашты – ата- аналарны анкеталаштыру формасында белем бирү учреждениеләрендә белем бирү хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты белән халыкның канәгать булуын өйрәнү уздырылды. Анкеталаштыруда районның 7 балалар бакчасыннан һәм 7 мәктәбеннән ата-аналар катнашты.

– Белем бирү оешмалары өчен анкета оешманың матди базасы торышы сыйфатына, тукландыруны оештыруга, санитария-гигиена шартларына, укытучыларның һөнәри осталыгына, хезмәткәрләрнең балалар белән эш итә белүенә, балаларны сәламәтләндерүгә, карауга һәм тәрбияләүгә, тәрбия-белем бирү процессына бәя бирү критерийларын характерлаучы сорауларны үз эченә алды.

Шулай ук өстәмә белем бирү өчен анкеталаштыру уздырылды, анда “Аксубай балалар сәнгать мәктәбе“ мәктәпкәчә белем бирү МБУ ата-аналары катнашты, – дип сөйли район иҗтимаги советы рәисе Ирина Телешева.

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениеләрен анкеталаштыру нәтиҗәләрен карап, баллар системасы буенча белем бирү учреждениеләре рейтингы төзелгән. Хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча Аксубайның 3 нче мәктәбе (директоры Җәмилә Вәлиева) һәм “Ләйсән“ балалар бакчасы (мөдире Рәмзия Сафиуллина) беренче урында.

Икенче урында Аксубай балалар сәнгать мәктәбе (директоры Галина Сруретдинова), өченче урында – Трудолюбово башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (директоры Гөлфия Гатина).

Ата-аналар учреждениеләрнең эшчәнлек сыйфаты турында үз фикерләрен белдерделәр. Иҗтимагый совет әгъзалары сүзләренә караганда, ата-аналар, нигездә, учреждениеләрнең педагогик коллективы эше белән канәгать, аларның һөнәри осталыкларын, балалар белән аралаша белүне һәм коллективта яхшы микроклимат хөкем сөрүен билгеләп үткәннәр. Кайбер оешмаларда матди-техник базаны ныгыту, ремонтлау, шулай ук күчмә экскурсияләр оештыруга кагылышлы сораулар бар.

Иҗтимагый совет рәисе сүзләренә караганда, анкеталаштыру нәтиҗәләре ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе рәисе – район башлыгы Камил Гилмановка җиткерелгән, ә оешма җитәкчеләренә эшләрендә хилафлыкларны бетерү буенча комплекслы киңәшләр бирелгән, диелгән җирле басмада.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10