ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте

12 октябрь 2018, 10:48 , Фото: архив/Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка вазифа тәкъдим ителәчәк, диде Лилия Галимова.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны эшеннән азат итте. Бу турыда журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

"Бүген Татарстан Президенты Боерыгы белән Тәлгать Абдуллин, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры вазифасыннан азат ителде", - диде Лилия Галимова.

"Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка вазифа тәкъдим ителәчәк. Бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез", - дип әйтте Кремльнең рәсми вәкиле. 

Тәлгать Абдуллин Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын 1997 елдан бирле җитәкләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10