ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Дәүләт торак фондында яңа җитәкче билгеле булды

12 октябрь 2018, 11:00 , Фото: tatarstan.ru

Дәүләт торак фондында яңа җитәкче билгеле булды Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт торак фонды җитәкчесе итеп Марат Зариповны билгеләде. Бу турыда Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

  • Моңа кадәр Марат Зарипов Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитетын җитәкли иде. Әлеге вазифада ул 2012 елдан бирле эшләде.

"Татарстан Президенты Боерыгы белән Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе итеп Марат Зарипов билгеләнде. Моңа кадәр ул Тарифлар буенча дәүләт комитетын җитәкли иде", - дип әйтте Лилия Галимова.

  • Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10