ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Татар-информ”да Казанда “Туган тел” телеканалы ачылу турында сөйләшәчәкләр

12 октябрь 2018, 11:14

“Татар-информ”да Казанда “Туган тел” телеканалы ачылу турында сөйләшәчәкләр Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”). 15 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә “Татар-информ”да Казанда “Туган тел” телеканалы ачылуга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада "Туган тел" телеканалы генераль директоры Азат Вахитов, “Җырым сиңа, кадерлем” тапшыруы алып баручысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева һәм “Туган тел” телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10