ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» оешмасының республика бүлеге башлыгын кулга алдылар

12 октябрь 2018, 12:50 , Фото: Елена Кривопатре

Казанда «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» оешмасының республика бүлеге башлыгын кулга алдылар Террорчылык эшчәнлеге оештыруда гаепләнүче Илдар Әхмәтҗановка гомерлек төрмә яный.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казанның Вахитов районы суды «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» оешмасының республика бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗановны сак астына алды.

"Татар-информ" Татарстанда махсус операция вакытында, Россия Югары суды белән тыелган “Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами” халыкара террорчылык оешмасының Россиядәге "канаты" башлыгы һәм төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре тоткарланган, дип хәбәр иткән иде..

41 яшьлек Илдар Әхмәтҗановны Чистайда тоткарладылар. Тикшерүчеләр фикеренчә, нәкъ менә ул Россиядә тыелган «Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами» оешмасының республика бүлеген җитәкли.

Илдар Әхмәтҗанов үз гаебен танымый. Аны гомерлеккә рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10