ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Росгвардиянең Көнчыгыш округы командующие - Чистайда туып үскән Игорь Груднов вафат

12 октябрь 2018, 12:54

Генерал-полковникка 59 яшь иде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Росгвардиянең Көнчыгыш округы командующие, Чистайда туып үскән генерал-полковник Игорь Груднов Хабаровскидагы хәрби госпитальдә кинәт вафат булды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Игорь Груднов 1958 елда Чистайда туган. 1980 елда - СССР Эчке эшләр министрлыгының Орджоникидзе югары хәрби команда училищесын, 1989 елда – М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне, 2004 елда РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы Хәрби академиясен тәмамлаган.

Игорь Груднов әлеге вазифага Президент указы белән 2016 елда билгеләнгән.

Генерал-полковникка 59 яшь иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10