ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда семинарга килмәгән директорларны тәнкыйтькә тотты

12 октябрь 2018, 16:48 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда семинарга килмәгән директорларны тәнкыйтькә тотты Президент семинарга килмәгән һәр директор белән аерым сөйләшүне йөкләде.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәнәгатьне цифрлаштыру һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган семинарга предприятие директорларының аз килүе буенча канәгатьсезлек белдерде. 

“Предприятиеләрен цифрлаштыру буенча үзләре дә эшләми һәм өйрәнергә дә теләмиләр”, - дип катгый әйтте Президент, һәм семинарга килмәгән һәр директор белән аерым сөйләшүне йөкләде.

“Татар-информ” агентлыгы Президент матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллиннан ачыклаганча, бүген Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖ мәйданчыгында сәнәгатьне цифрлаштыру һәм “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган семинар узган. Семинарга республиканың сәнәгать предприятиеләренең 50дән артык директоры чакырылган. Әмма аларның күбесе чарага килмәгән.

“Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләрнең Россия Президенты Владимир Путинның сәнәгатьне цифрлаштыруга юнәлтелгән боерыгын гамәлгә ашыруга мөнәсәбәте буенча канәгатьсезлек белдерде”, - дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.

  • “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” илкүләм проекты хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, административ чикләүләрне кыскарту, кадрлар әзерләү системасын формалаштыру өчен алдынгы идарә, оештыру һәм техник карарларга юнәлдерелгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10