ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда аксакаллар Хәтер көне алдыннан шәһитләр рухына дога кылды

12 октябрь 2018, 17:00 , Фото: dumrt.ru

Казанда аксакаллар Хәтер көне алдыннан шәһитләр рухына дога кылды Җомга намазыннан соң, Казан алынганда шәһит китүчеләр, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булучылар рухына дога кылынды.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 15 октябрь – Хәтер көне якынлаша. Шул уңайдан бүген Аксакаллар шурасы әгъзалары Казан Кремле территориясендә шәһитләрне искә алды. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җомга намазыннан соң Кол Шәриф мәчетендә, шулай ук Сөембикә манарасы каршындагы татар ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей-төрбә янында 1552 елда - Казан алынганда шәһит китүчеләрне, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булучыларны искә алып, алар рухына, Аллаһы Тәгаләдән оҗмах теләп, дога кылды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашты.

  • Казан Кремле территориясендә Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләрен җир куенына иңдерү чарасы Диния Нәзарәте һәм аның Аксакаллар шурасы тырышлыгы белән 2017 елның 19 маенда оештырылды һәм узды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10