ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан халкы фатирларда артык эссе булуга зарлана

12 октябрь 2018, 17:20 , Фото: архив tatar-inform, Рамиль Гали

Татарстан халкы фатирларда артык эссе булуга зарлана Халык җылылык өчен артык акча түләргә теләми, диде министр урынбасары Илдус Насыров.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәрипова). Ягып җылыту сезоны башлану белән, Татарстан халкы фатирлары артык эсселәнүгә зарлана башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Күпфатирлы торак йортларга җылылык бирү буенча “кайнар элемтә”гә килгән мөрәҗәгатьләрнең уннан бер өлешен фатирларда артык эссе булу турында зарланулар тәшкил итә. Йортка җылылык бирелә башлау шул ук мизгелдә кирәкле температура булачагын аңлатмый. Фатирдагы һава температурасы көйләнсен өчен 3-8 көн кирәк булырга мөмкин”, – диде ул.

Казанда әлегә өч йортка җылылык бирелмәгән

Министр урынбасары әйтүенчә, халык җылылык өчен артык акча түләргә теләми.

“Йортта артык эссе булса, яшәү шартлары начарлана. Әлеге мөрәҗәгатьләр тиз вакыт эчендә ТР Дәүләт торак инспекциясе, идарә компанияләре, министрлык вәкилләре тарафыннан хәл ителә. Йортларда җылы гына түгел, уңайлы да булырга тиеш. Моның өчен без тиешле чаралар күрәбез”, – диде Илдус Насыров.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10