ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Илгиз ил гизә» проектының унынчы чыгарылышы әзер булды

12 октябрь 2018, 18:00 , Фото: скриншот из видео

«Илгиз ил гизә» проектының унынчы чыгарылышы әзер булды Яңа чыгарылышта Илгиз Шәкүров һөнәр алыштырырга Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумына барган.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). «Интертат» электрон газетасының махсус проекты «Илгиз ил гизә» влогының яңа чыгарылышы әзер булды. Влогны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карап була. Яңа чыгарылышта Илгиз Шәкүров һөнәр алыштыра.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елны эшче һөнәрләр елы дип игълан итте. Татарстанда эшче һөнәрләрне кайда үзләштереп була соң? Илгиз шундый уку йортларының берсенә - Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумына барган.

Зәркәнчеләр күпме акча эшли? Ни өчен егетләр сәнгатькә тартылмый? Эшче һөнәрләрнең киләчәге бармы? - Влогта әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга була.

«Илгиз ил гизә» проектының барлык чыгарылышларын әлеге сылтама аша карый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10