ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Роберт Миңнуллинга Татарстан Президенты исеменнән машина бүләк иттеләр

12 октябрь 2018, 19:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Роберт Миңнуллинга Татарстан Президенты исеменнән машина бүләк иттеләр Тинчурин театрында Роберт Миңнуллинның 70 яшьлегенә багышланган “Мин яшимен сезнең арагызда...” дип исемләнгән юбилей кичәсе бара.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халык шагыйре Роберт Миңнуллинга яңа машина ачкычы тапшырылды. Юбилей бүләген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бирде.

"Роберт Мөгаллимович, сез һәрвакыт юлда һәм чит төбәкләрдә эш сәфәре белән буласыз. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән яңа машина ачкычлары тапшырабыз. Юлларыгыз гел уң булсын, иҗат дәртегез ташып торсын", - диде үзенең чыгышында Васил Шәйхразиев.

Хәзерге вакытта К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Роберт Миңнуллинның 70 яшьлегенә багышланган “Мин яшимен сезнең арагызда...” дип исемләнгән юбилей кичәсе бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10