ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Ташкентка Владимир Путин катнашында узачак төбәкара форумга килде

18 октябрь 2018, 20:46 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Ташкентка Владимир Путин катнашында узачак төбәкара форумга килде
 Татарстан Президенты Үзбәкстанга эшлекле сәфәр вакытында татар диаспорасы вәкилләре белән очрашачак.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан төбәкара хезмәттәшлеге беренче форумында катнаша. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөһим чаралардан берсе - Форум пленар утырышы булачак. Анда Россия Президенты Владимир Путин һәм аның коллегасы Шәүкәт Мирзиёев катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга ике көнлек эшлекле сәфәре барышында беренче эш итеп, республикада яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты башка төбәк җитәкчеләре белән берлектә илнең икътисад үсеше министры Максим Орешкин һәм Үзбәкстан икътисад министры Ботир Ходжаев эшлекле иртәнге ашында катнаша. Биредә әңгәмә ”Мөмкинлекләрне ачабыз” темасына багышлана. Аннан соң Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов белән өлкә һәм Татарстан арасында мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышачак.

  • 2017 елда Татарстан һәм Үзбәкстан арасында товар әйләнеше аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артып, 92,7 млн долларны тәшкил иткән. 2018 елның беренче яртыеллыгында тышкы товар әйләнеше 41,3 млн доллар булган.

Үзбәкстанны республиканың нефть һәм нефтехимия сәнәгате генә кызыксындырып калмый, Татарстанның машина төзелеше зур кызыксыну тудырган. Мәсәлән, Үзбәкстанда “КАМАЗ” автомобильләре паркы 14 мең данәне тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10