ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов Россиянең еш телгә алына торган 5 губернатор-блогеры рейтингына кергән

19 октябрь 2018, 14:07 , Фото: архив/Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов Россиянең еш телгә алына торган 5 губернатор-блогеры рейтингына кергән «Медиалогия» компаниясе тарафыннан төзелгән рейтинг лидеры – Мәскәү мэры Сергей Собянин.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча, бер баскычка югары күтәрелеп, иң еш телгә алына торган 5 губернатор-блогер арасына кергән. Рейтингны «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзегән.

Рейтингта Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровны бишенче урыннан сигезенче баскычка төшкән. Бишенче урында - Рөстәм Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Владивостокта узган Көнчыгыш икътисади форумыннан урнаштырган фотолар аңа шундый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән.

Шул ук вакытта рейтингтагы беренче дүрт позиция үзгәрешсез калган. Әлеге урыннарны Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов били.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10