ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Башкортстанның барлык вице-премьерлары да отставкага китте

22 октябрь 2018, 11:36

Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстан Премьер-министрының 8 урынбасарының отставкасын кабул иткән.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Премьер-министрының сигез урынбасары да үз теләге белән отставкага киткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка сылтама белән хәбәр итә.

«Премьер-министр җитәкчелегендә республика Хөкүмәте һәм барлык вице-премьерлар отставкага китү турында мөрәҗәгать итте. Мин Рөстәм Мәрдановның Премьер-министр вазифасында эшләвен дәвам итүен сорадым, ә сигез вице-премьерның отставкасын кабул иттем», - дигән Хәбиров.

Шул ук вакытта өч вице-премьер — Илшат Таҗетдинов, Фәрһад Самедов һәм Илшат Фәзрахманов әлеге вазифаны вакытлыча башкаручы статусында эшен дәвам итәчәк.

  • Республиканың элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитов 11 октябрьдә отставкага китүе турында игълан итте. Шул ук көнне аның урынына Красногорск шәһәр округы башлыгы Радий Хәбировны билгеләделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10