ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Питрәч районы Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләделәр

24 октябрь 2018, 22:00 , Фото: pestrecy-rt.ru

Питрәч районы Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләделәр Ул 2018 елның августыннан Татарстан Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнгән.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Район Советының 21нче утырышында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Питрәч районы Башкарма комитетының яңа җитәкчесе итеп Альберт Хәбибуллинны билгеләгәннәр. Бу турыда «Вперед» газетасы яза.

Альберт Хәбибуллин Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында туган. 1998 елда “Икътисад һәм аграр производство белән идарә” белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

2009 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында Президентның Россия халык хуҗалыкларын оештыру өчен идарәче кадрларны әзерләү программасы буенча һөнәри әзерлек үткән. 2011 елда “юриспруденция” белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.

1998 елның 20 июленнән 1999 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстанның Әлки районы администрациясендә Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшләгән. Аннары берничә ел Казанда сәүдә бүлегендә җитәкче, Казан автомобиль сату базарында товар белгече, матди-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып хезмәт куйган.

2014 елның 2 июленнән 2017 елның 8 маена кадәр - Казанның “Главтатдортранс”  оешмасында сыйфат контроле һәм эшләрне кабул итү бүлегендә җитәкче. Аннары 2018 елның 16 февраленә кадәр Татарстан башкаласында күпер төзи торган компания генераль директоры урынбасары вазифасын биләгән.

Ул 2018 елның августыннан Татарстан Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнгән.

«Татар-информ» агентлыгы Кама Тамагы районы Башкарма комитеты башлыгы вазифасыннан китте, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10