ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Владимир Путин һәм Дональд Трамп Парижда очрашыр дип көтелә

29 октябрь 2018, 14:21

Очрашу "сәгатьләрне килештерү" максатыннан оештырыла, дигән Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ Президенты Дональд Трамп 11 ноябрьдә Парижда очрашачак. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Очрашу "сәгатьләрне килештерү" максатыннан оештырыла, дигән Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Дмитрий Песков сүзләренчә, Россия һәм АКШ президентларының аралашу, фикер алышу өчен темалары, гадәттәгечә, күп.

Парижда 11 ноябрьдә Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 100 ел тулу уңаеннан чаралар була. Шул вакытта Путин белән Трамп очрашуы да булыр дип көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10