ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Путин Россия миграция сәясәтенең яңа концепциясен имзалады

31 октябрь 2018, 17:57

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, яңа концепция ватандашлар өчен Россия гражданлыгы алу системасын кыскарту мөмкинлеге бирә.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия миграция сәясәтенең яңа концепциясен имзалады. Бу хакта дәүләт башлыгы VI Бөтендөнья ватандашлар конгрессында әйтте. Шул хакта RT хәбәр итә.

«Ул чит илдән Россиягә ватандашларны даими яшәү урынына күчерү өчен уңай шартлар булдыруга юнәлтелгән. Шулай ук яшәү һәм эшләү хокукы, Россия гражданлыгы алуга», — диде Президент.

Яңа концепция ватандашлар өчен Россия гражданлыгы алу системасын кыскарту мөмкинлеге бирә, диде ул.

Алдан «Татар-информ» Путин ана капиталын бирү срогын ике тапкыр кыскартты дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10