ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф, Татар матбугаты

Арчада татар мохитен саклау тәҗрибәсен уртаклаштылар - "Арча хәбәрләре" газетасы

1 ноябрь 2018, 21:44 , Фото: arskmedia.ru

Арчада татар мохитен саклау тәҗрибәсен уртаклаштылар - Республика семинарында шәһәр мәктәбе шартларында татар мохитен саклау, авыл шартларында сыйфатлы белем бирү темалары күтәрелде.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Арчада 30 октябрьдә республика күләмендәге семинарда заманча шартларда татар мохитен саклау, яшәтү проблемаларын тикшерделәр.

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте, Арчаның 6нчы урта мәктәбе иртәдән үк, шау-гөр килеп, күпсанлы кунакларны каршы алды. Бирегә милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар гимназияләре һәм база мәктәпләре директорлары республикакүләм семинар-киңәшмәгә җыелды.

Кунакларны курайчылар ансамбле каршы алды. Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Мөхәммәдияров һәм мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина  семинарда катнашучыларны мәктәп белән таныштырды.

6нчы урта мәктәптәге шартлардан республиканың иң яхшы мәгариф оешмалары да көнләшерлек. Кунаклар хоккей сыйныфларын, язучы Нурихан Фәттахка багышланган ачык күргәзмәне, татар мәгърифәтчеләре, якташ язучылар почмакларын бик кызыксынып карады.

Атаклы мәгърифәтчеләрнең мәктәп диварларына язылган сүзләре дә кунаклар игътибарыннан читтә калмады.

Ләйсән Алмаева җитәкчелегендәге “Дәү әнидә кунакта” аулак өй күренеше милли рух белән кунакларны үз эченә алып кереп китте. Һәр кабинеттагы укучылар өчен тудырылган зур мөмкинлекләр, заманча технологияләр белән эшләүче “акыллы такталар”, лингафон уку бүлмәсе кунакларда зур кызыксыну уятты.

6нчы мәктәп укытучысы Эльмира Газизова 8нче сыйныфта, алдынгы технологияләр кулланып, ”Җөмләдә сүзләр бәйләнешен кабатлау” темасына ачык дәрес уздырды.

Ашытбаш урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Миләүшә Әүхәдиева проблемалы укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул, балаларны язучы иҗаты белән кызыксындыру өчен, дәрестә проблемалы сорау, проблемалы ситуация тудырып, укучыны эзләнергә, иҗади фикерләргә өйрәтү мөмкинлеген “Тезмә әсәр эчтәлеген ачу” осталык дәресе аша күрсәтте.

Иске Чуриле мәктәбе укытучысы Ләйсән Вәлиева “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗан бар” темасына үткәрелгән осталык дәресендә барысын да балачак дөньясына алып кайтты. Сабый чакның иң күңелле мизгелләрен хәтергә төшереп, кунакларның да күзләре яшьләнде.

Бүгенге көндә укучыларда этномәдәни компетенция тәрбияләү - укытучылар алдында торган мөһим бурычларның берсе. Һәр халык башкаларның традициясен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен хөрмәт итәргә, өйрәнергә тиешлеген Утар-Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймова үзенең осталык дәресендә ачып бирде.

Семинарнарның икенче өлеше Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә дәвам итте. Милли мәгариф өлкәсендәге проблемалар да, шәһәр мәктәбе шартларында татар мохитен саклау, авыл шартларында сыйфатлы белем бирү темалары да уртага салып сөйләшенде киңәшмәдә. Семинар кунаклары Тукай җирлегеннән үзләре өчен күп тәҗрибә туплап, зур канәгатьләнү хисе белән таралышты .

Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков, Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10