ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алексей Песошин Чистайда махсус аяк киемнәре заводын төзү проектын хуплады

2 ноябрь 2018, 14:29 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Чистайда махсус аяк киемнәре заводын төзү проектын хуплады Заводта җитештерелгән продукция Россия төбәкләренә, киләчәктә Казахстанга да озатылачак.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге комиссия «Барс аяк киемнәре компаниясе» ҖЧҖнең «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә махсус аяк киемнәре заводы төзүгә бәйле гаризасын хуплады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совместное заседание Инвестиционного совета Республики Татарстан и Комиссии по рассмотрению заявок на заключение соглашения  об осуществлении деятельности на территории опережающего социально-экономического развития «Чистополь». Проводит Премьер-министр Республики Татарстан 
А.В.Песошин.

Республика Хөкүмәте йортында узган утырышта аяк киемнәре компаниясе вәкиле проект һәм аны гамәлгә ашыру этаплары хакында сөйләде.

«Проект «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә гамәлгә ашырылыр дип көтелә, барлыгы 80 яңа эш урыны булдырылачак. Заводта җитештерелгән продукция Россия төбәкләренә, киләчәктә Казахстанга да озатылачак. Татарстанда әлегә мондый завод юк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Совместное заседание Инвестиционного совета Республики Татарстан и Комиссии по рассмотрению заявок на заключение соглашения  об осуществлении деятельности на территории опережающего социально-экономического развития «Чистополь». Проводит Премьер-министр Республики Татарстан 
А.В.Песошин.

Проектны үстерү стратегиясе 2024 елга кадәр исәпләнгән. Инде 2019 елда ук өч төрдәге аяк киеме җитештерә башлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә, комиссиянең барлык әгъзалары да проектны хуплады.

  • Чистайда өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе 2017 елның декабрь ахырында оештырылды. Ул чагында Татарстанның тагын ике моношәһәре – Яшел Үзән һәм Түбән Кама да шундый ук статуска ия булды.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10