ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Безгә Хэллоуин кирәкме? - "Идел" журналы

2 ноябрь 2018, 19:50

Бу бәйрәм — Шотландия һәм Ирландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Идел", Илүзә Ибәтуллина). Көнбатыш илләрдә “Хэллоуин” дигән зур бәйрәм бар. Аның асылы — кабакка күзләр, борыннар, авыз кисеп эченә шәм куеп, битләрне куркыныч итеп буяп күңелле итеп вакыт үткәрү. Бу бәйрәм — Шотландия һәм Ирландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан.

Соңгы дистә еллар эчендә бу бәйрәмгә без дә ияләшеп киттек. Яшьләр үзләренә куркыныч образлар сайлый, тәмле ризыклар пешерә, битләрен буйый һәм… төне буе бәйрәм итә.

Әлбәттә, олы яшьтәгеләр дә, яшьләрнең үзләре арасында да бәйрәмне өнәп бетермәүчеләр бар. Күпләр: “Безнең үзебезнең милли бәйрәмнәребез бар, мәсәлән, “Нәүрүз”, “Сабантуй”… Яшьләр хәзер үзебезнең бәйрәмнәрдән ләззәт тапмый, читтән кергәннәренә өстенлек бирә”, дип каршы киләләр алар.

Бер уйласаң, алар дөрес әйтә, чөнки татарларның үзләренең гореф-гадәтләре, такмаклары, бәйрәмнәре бик күп. Төбенәрәк төшеп карасаң, шул ук Сабантуйлар да, Нәүрүзләр дә я бөтенәй уздырылмый, я күңел ачу чарасына гына әверелә. Алар, дөрестән дә, хәзерге яшьләр арасында популярлыгын югалтып бара. Аларга яшьләрчә, музыка белән, бии, кылана, кыскасы, күңел ача торган бәйрәмнәр кирәк. Икенче яктан, хәзер 21 нче гасыр, яңа технологияләр заманы. Мәсәлән, 20 нче гасыр белән 21 нче гасырны чагыштырып карасак, хәзер бар әйбер дә яңача. Кешенең дөньяга карашы да башкача. Шуңа күрә нигә безгә көнбатыш бәйрәмнәрен традициягә кертмәскә? Яшьләргә кызык булгач, нигә үткәрмәскә?

Бу турыда бүгенгесе көндә ничек уйлыйлар? Чагыштыру өчен яшьләрдән һәм өлкәннәрдән сорадым.

Алия Хафизова, КФУ студенты:
Миңа әлеге бәйрәм бик кызык. Аның аша көнбатыш илләренең милләте һәм гореф-гадәтләре белән якыннанырак танышасың. Мәсәлән, без әлеге бәйрәмгә әзерләнгәндә интернеттан бик күп мәгълүматлар укыдык, күп кызыклы фикерләр ишеттек. Иң кызыклысы шунда ки, без дуслар белән “Хэллоуин”да инглиз телендә генә сөйләшәбез дип бер-беребезгә сүз бирдек. Белмим ничек килеп чыгар. Матур костюмнар тектердек. Әлеге бәйрәм миңа бик ошый, алга таба да бәйрәм итәрбез дип ышанам.

Сания Нәбиуллина, укытучы:
Әлеге бәйрәм безнең мәктәптә дә үткәрелә. Миңа калса, аның әллә ни кирәге юк, чөнки ул берниниди тәрбияви максат белән дә үткәрелми. Беренчедән, балага костюм сатып алу, аннан чәй эчәргә торт яки печенье алып килү, битен буярга краска алу барсы да әти-әни кесәсенә бәрә. Икенчедән, безнең дингә ят бәйрәм бу, кирәкми, үткәрмәсәк хәерлерәк. Мин каршы.

Күргәнегезчә кемдер каршы, кемдер киресенчә бу бәйрәмнең булуын тели. Сез ничек уйлыйсыз, безгә әлеге бәйрәм кирәкме?

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10