ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Президенты Молдова белән икътисади хезмәттәшлек җитәрлек дәрәҗәдә түгел диде

3 ноябрь 2018, 09:31 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Молдова белән икътисади хезмәттәшлек җитәрлек дәрәҗәдә түгел диде Рөстәм Миңнеханов Молдова Хөкүмәте җитәкчелеге белән очрашуда сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен яңа проектлар турында сөйләште.

(Казан, 3 ноябрь, "Татар-информ"). Россия һәм Молдова Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Молдова белән икътисади элемтәләрне киңәйтергә тели. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кишинев шәһәрендә Молдова Премьер-министры урынбасары Кристина Лесник белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Безнең Гагаузия белән багланышларыбыз бар, әмма бу хезмәттәшлек, гәрчә аерым проектлар булса да, башлыча гуманитар өлкәдә генә гамәлгә ашырыла", - дип белдерде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иң беренче чиратта сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерергә кирәк. "Безнең сәүдә мөнәсәбәтләре җитәрлек дәрәҗәдә түгел әле. Бүген товар әйләнеше 12 миллион долларны тәшкил итә. Бу кечкенә сан, Татарстан белән Молдованың мөмкинлекләренә туры килми", - диде ТР Президенты. Ул эш сәфәре барышында яңа партнерлар табарга, икътисади проектлар турында фикер алышырга планлаштырылуын искәртте.

Очрашуда Татарстан белән Молдова арасында сәнәгать, икътисад, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, дәүләт һәм муниципаль идарә системасын камилләштерү буенча хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10