ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие гаилә институтын традицион булмаган алымнардан сакларга кирәклеген әйтте

4 ноябрь 2018, 14:23 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан мөфтие гаилә институтын традицион булмаган алымнардан сакларга кирәклеген әйтте
Камил хәзрәт Сәмигуллин Изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийларга һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясады.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Изгеләр Петр һәм Феврония Муромскийларга һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясаганда гаилә институтын саклау кирәклеген әйтте.

  • Казанда монументны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Скульптура композициясен Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан изгеләндерде.

“Традицион кыйммәтләрне саклауда безгә берләшергә кирәк. Без бу һәйкәлнең нәрсә аңлатканын ачык аңлыйбыз. Һәм без гаилә институтын традицион булмаган алымнардан сакларга тиешбез”, - диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Тантанада рәсми кешеләрдән тыш дистә еллар бергә матур яшәүче гаилә парлары да бар иде. Хәтирә һәм Заһид Мәрдәшиннар 41 ел бергә гомер кичерәләр.

Алар гаиләсендә иң мөһиме – бер-берсенә хөрмәт һәм аңлашу, шулай ук якыннарына ярату, хөрмәт хисе. Балаларын да шуңа өйрәткәннәр. Улларының гаилә тормышына да инде 15 ел тулган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10