ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанның "Рубин" командасы Оренбургта оттырды һәм 11 матчлы тоташ сериягә нокта куйды

5 ноябрь 2018, 17:39 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казанның Россия чемпионатының 13нче туры матчында "Рубин" Оренбургта шул ук исемдәге команда белән уйнады һәм 0:1 исәбе белән оттырды.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Россия чемпионатының 13нче туры матчында Казанның «Рубин» футбол командасы Оренбургта шул ук исемдәге команда белән уйнады һәм 0:1 исәбе белән оттырды. Шулай итеп, Казан командасы 11 матчлы тоташ сериягә нокта куйды.

Казан командасы Оренбургка тоташ 11 матчтан торган җиңү (6сы - җиңү, 5есе - тигез исәп) сериясеннән соң яхшы кәеф белән килгән иде.

Моңа өстәп, бүген "Рубин"ның 4 уенчысы - сакчылар Федор Кудряшов, Егор Сорокин, ярымсакчы Руслан Комболов, һөҗүмче Дмитрий Полозның Мәскәүгә Россия җыелмасына чакырылуы да билгеле булган иде.

13 турдан соң «Рубин» 19 очко белән 8нче урынга төште. Киләсе турда 11 ноябрьдә Казанда «Рубин» Мәскәүнең «Локомотив» командасы белән уйнаячак.

«Оренбург» (Оренбург) — «Рубин» (Казан) — 1:0 (0:0).

«Рубин»: Ив. Коновалов, Кудряшов, Навас, Уремович, Сорокин, Цаллагов, Байрамян, Камболов, Иг. Коновалов, Подберезкин (Могилевец, 71), Полоз (Бухаров, 62).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10