ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Уфада “Әр-Рәхим” мәчете төзелешен яңарталар

6 ноябрь 2018, 11:09

Төзелеш Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ярдәмендә яңартыла.

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). “Урал” фонды 2007 елда төзелә башлаган “Әр-Рәхим” мәчет төзлешен дәвам иттерәчәк. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Төзелеш эшләре ноябрь аенда башланачак. “Урал” хәйрия фонды җитәкчесе бәяләве буенча, төзелешне төгәлләү өчен 5-6 миллиард сум акча кирәк. Оешмада шул ук вакытта фондның башка чыгымнары кыскартылачак, дигәннәр.

Европадагы иң зурлардан булган дини объект төзелеше 2016 елның августында туктатылган. Төзелеш Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ярдәмендә яңартыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10