ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россиядә Хәрби Дан көне билгеләп үтелә

7 ноябрь 2018, 07:49 , Фото: архив/Рамиль Гали

Россиядә Хәрби Дан көне билгеләп үтелә

Бөек Ватан сугышы башланган елда Кызыл мәйданда Октябрь революциясенең 24 еллыгына зур хәрби парад уздырыла.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген, 7 ноябрьдә, Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата - Мәскәүдә Кызыл мәйданда Бөек Октябрь революциясенең 24 еллыгына (1941) багышлап зур хәрби парад уздырылган көн. 

Calend.ru Истәлекле көннәр календаре билгеләп узганча, Россия Хәрби дан көне 1995 елның 13 мартында "Россиядә хәрби дан һәм истәлекле көннәр турында" Федераль законы (№ 32-ФЗ) белән гамәлгә кертелгән.

Илебез өчен иң авыр Бөек Ватан сугышы көннәрендә Кызыл мәйданда Октябрь революциясенең 24 еллыгына зур хәрби парад уздыру хәрби-сәяси мәгънәгә ия булган. Ул сугышчыларның рухи көчен арттыруга, илебез халыкларының җиңүгә ышанычын ныгытуга юнәлдерелгән була.

Кызыл мәйдандагы парадтан сугышчылар турыдан-туры фронтка киткән. Ә фронт сызыгы ул көннәрдә Кызыл мәйданнан берничә километр читтәрәк кенә узган. Халык бу канкойгыч сугышта җиңеп чыгуга ышаныч белән караган.

1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда көтеп алынган Җиңү парады уздырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10