ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районыннан биш комбайнчы утызар мең сум премия алачак

7 ноябрь 2018, 09:00

“Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе җиңүчеләре арасында чирмешәнлеләр дә бар.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Кадыйр Гомәров). Агымдагы елда бөртеклеләр уңышын җыю буенча “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе җиңүчеләре арасында безнең район уңганнары да бар, дип яза "Безнең Чирмешән".
 
Бәйге комиссиясе республикада 490 призлы урын ияләрен ачыклаган, шулардан бишесе – безнең районнан. Алар районда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр, ягъни өченче группада билгеләнгәннәр.
 
“ЧИРМЕШӘНАГРО”дан Сергей Борисов – 1981, Александр Шохин 1830 тонна бөртек суктырганнар. “Ильхан”нан Айрат Сафинның күрсәткече - 1950, “БИО АГРО”дан Марсель Нигъмәтуллинның – 1890, Евгений Савельевның – 1640 тонна.
 
 "Әлеге җиңүчеләр, бәйге шартлары буенча, республикадан 30 ар мең сум премия белән бүләкләнәчәк", - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатин.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10