ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Ильдан" бию ансамбле Россия Президенты каршында тәүге тапкыр чыгыш ясаган

7 ноябрь 2018, 11:44

Артистлар Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада чыгыш ясаган.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ").Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова һәм "Ильдан" татар бию ансамбле Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин каршында чыгыш ясаган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына ансамбль җиткчелеге хәбәр итте. 
 
Чара Кремльнең Зур сараенда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган. Халыкара тынычлыкны, дуслыкны ныгытуда ил каршында казанышлары өчен, Владимир Путин чит ил гражданнарына дәүләт бүләкләрен тапшырган. 
 
Бәйрәмнең рәсми өлеше Россиянең төрле төбәкләреннән килгән артистлар чыгышы белән тәмамланган. Татар теленең, милли костюмнарның һәм татар биюенең матурлыгын тамашачыларга Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова һәм "Ильдан" бию ансамбле җиткергән. Курайда композитор Радик Сәлимов уйнаган. 
 
Тантанада мәдәният, сәнгать, спорт, сәясәт вәкилләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, дипломатлар һәм югары дәрәҗәле чит ил вәкилләре катнашкан. 
 
"Ильдан" ансамбле өчен милли киемнәрдән Мәскәүнең зур сәхнәсенә чыгу гадәти күренешкә әйләнеп бара. Әмма Владимир Путин каршында биючеләр беренче тапкыр чыгыш ясады. Артистлар бик дулкынланды. Чөнки без Россиядә сан ягыннан икенче урында торган милләтне тәкъдим иттек бит", - диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10