ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәү – Казан трассасының Татарстан юлын төзү 121 млрд сумга төшә

7 ноябрь 2018, 11:52 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Александр Эшкинин

Мәскәү – Казан трассасының Татарстан юлын төзү 121 млрд сумга төшә 
  Мәскәүдән Казанга кадәр автомобиль юлы төзелеше 650 млрд сумга төшәчәк дип исәпләнә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешле автомобиль юлы төзелешенең Татарстан өлеше якынча 121 млрд сумга төшәр дип көтелә.

Шул исәптән юл үзе – 67 млрд сум, Идел күпере аша төзелгәне 54 млрд сум торачак. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.

«Бу - шартлы саннар. Объект-аналогларга исәпләнгән уртача бәяне алдык», – дип аңлатты Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары.

Мәскәүдән Казанга кадәр 729 километрлы юл төзелеше, башлангыч исәпләүләр буенча, 650 млрд сумга төшәчәк, диде Чукин.

  • Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешла автомобиль юлы «Европа – Көнбатыш Кытай» коридорының бер өлеше булачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10