ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Бетүгә таба барабызмы? - "Мәдәни җомга" газетасы

7 ноябрь 2018, 12:15

Росстат мәгълүматлары буенча 2017 елда Россиядә балалар, соңгы 10 ел белән чагыштырганда, 10,7 процентка ким туган.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Мәдәни җомга", Әхәт Сафиуллин). Росстат мәгълүматлары буенча 2017 елда Россиядә балалар, соңгы 10 ел белән чагыштырганда, 10,7 процентка ким туган, димәк, меңнәрчә бала тумый калган дигән сүз.

Шул ук вакытта үлүчеләр саны туучылардан 134,4 мең кешегә узып киткән. Монысы куркыныч сан инде. Пенсия яшен күтәргәндә ил халкын, соңгы елларда бездә гомер озынлыгы күпкә артты, дип ышандырырга тырыштылар. Шунысы гаҗәп: үлүчеләр саны арта барганда гомер озынлыгы ничек артырга мөмкин икән?!

Демографиядә тагын гаҗәбе шунда: үлеп бара торган регионнар рейтингында – руслар яшәгән төбәкләр! Аның беренче унлыгына Түбән Новгород, Ростов, Воронеж, Тула, Саратов, Кемерово, Самара, Тверь, Ленинград, Владимир өлкәләре. Бу җәһәттән үзәк газеталарның берсе: “Рус кешесе нишләп үзенең нәселен дәвам итәргә теләми соң?” – дип борчыла.

Әйе, элек тирә-якта балалар тавышы һәр йорт янында яңгырап торса, хәзер исә алар тавышы күп катлы йортлар янында да сирәк ишетелә – аналар бала табарга атлыгып тормый. “Хәтерлим, улым укыган класста гаиләләрнең күпчелегендә өчәр, ә икешәр бала исә һәрберсендә иде, – ди Түбән Новгород шәһәреннән И.Власова. – Ә хәзер мин кызымны икенче баласын табарга көчкә күндердем – ипотекаңны түләргә булышам, дип вәгъдә бирдем”. Анда үлүчеләр саны туучыларныкыннан 13400 кешегә артык. БМО исәпләвенчә, 2025 елга Түбән Новгород миллионлы шәһәр статусын югалтырга мөмкин.

Үлеп бара торган төбәк рейтингында икенче урындагы Рос­тов өлкәсендә үлүчеләр саны туучыларныкыннан 12900 кешегә артык. Анда 2018 елның беренче яртысында гына да халык 9670 кешегә кимегән. Моның сәбәбе туучылар санының кимүендә дә (өлкәдә ярты елда 19381 бала туган, бу исә 2017 ел белән чагыштырганда 5,7 процентка ким) һәм үлүчеләр санының һаман арта баруында да. Дон ягында бу хәл инде 7 ел дәвам итә: онкология белән авыручылар саны күзгә күренеп арта бара. Аннан соң алкоголь белән агуланып аяк сузучылар саны да ике мәртәбә арткан. Демографик хәлне мигрантлар саны да яхшырта алмый – алар күбрәк эре шәһәрләргә килә. Ә төбәкнең берничә районында ташландык җирләрдә чүп үләннәре генә үсә.

“Кая монда балалар кайгысы! Үзебез аяк сузмасак ярый инде. Моннан 15 ел элек шахта ябылганнан соң җирле түрәләр безгә кул селтәде, – ди Н.Совков. – Шушы еллар эчендә безнең хутор да, күрше Бобров та бушап калды. Суүткәргеч күгәреп бетте, краннардан чәй төсендәге су ага. Елганы ташландык шахтага тутырылган су агулады, бөтен балык үлеп бетте. Безнең хуторда нибары 200 гә якын кеше генә калды, алары да карт-коры, гарипләр”.

Нәселне дәвам итү теләген җирле түрәләрнең акылсыз эшләре дә сүндерә. Мәсәлән, Таганрогтагы барлык хатын-кыз консультацияләре бала тудыру йортына күчерелә. Күп кенә станица һәм авыллардагы хастаханәләр оптимальләштерелә – хәзер бала тудыручылар, табибкә эләгү өчен, тулгак тоткан килеш 30-40 км юлсыз “юл”ны үтәргә тиеш.

Бетеп (үлеп) баручылар рейтингына кергән һәм әлегә кермәгән төбәкләрдә дә шундый ук хәл. Чыннан да, кая монда нәсел үрчетү кайгысы!

Безгә илдәге катастрофа дәрә­җә­сендәге демографик хәлнең сәбәбен бу өлкәгә Бөек Ватан сугышы китергән зыян белән аңлаталар. Дөрес, бер сәбәп итеп аны да кабул итәргә була. (Ярый әле тагын бер сәбәп итеп Беренче бөтендөнья сугышы китергән зыянны атамыйлар). Тик өлешчә генә. Ә иң төп сәбәп – Россия­дәге тормыш дәрәҗәсенең бик түбән булуында. Бу – аксиома. Моны телевидениедән, бездә гомер озынлыгы артты, медицина хезмәте күрсәтү елдан-ел яхшыра, дип көне-төне шаулап тору да кире кага алмый, чөнки ил халкының күпчелеге көчкә-көчкә генә очын очка ялгап яши, дөресрәге, яшәп азаплана. Моны да фактлар да кире каккысыз итеп раслый һәм без үзебез дә тормышта күреп-тоеп яшибез. Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин, Россия Федерациясендә ярлылык дәрәҗәсе зур булып кала бирә, дип белдерде: 13,2 процент россияленең кереме яшәү минимумыннан ким. Бүгенге көндә ул бездә 10444 сум. Моны акча дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә. Шуннан ел саен артып торган торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә дә түлә, шуңа балалар да тәрбиялә, укыт, кеше ит, шуны ашарга-эчәргә дә тот, шуннан транспортка да түлә, шул акчадан киен дә, шуннан... Хәер, азмыни тормышта кирәк-ярак! Болар бездә ярлылар дип атала.

Әлбәттә, ярлылар һәр илдә дә, шул исәптән Америкада да бар. Ләкин бездәге белән андагы ярлы арасындагы аерма бик зур: анда кереме 1 мең доллар (безнең акчада 65 мең сум) булган кеше ярлы дип санала. Анда ярлылар рәтендә булу өчен кеше кеременең 30 проценттан артыгын ашау-эчүгә тотарга тиеш. Ә россияленең исә моңа кеременең яртысыннан артыгы китә. Болар арасындагы төп аерма – тиешле чыгымнарның күләмен билгеләүдә.

Әйтик, Америкада бик кирәкле (тиешле) әйберләр исемлегендә – интернет, компьютер, кесә телефоны һәм башка күп кенә заманча уңайлыклар. Төрле типтагы гаиләләр өчен, балалар һәм пенсионер санына карап, төрле яшәү минимумы каралган: ярлылыкның чиге 48 төрле! Һәм һәр төркемгә социаль ярдәмнең үз программасы каралган.

Ә Россия дәүләте исә ярлылыкны максимум рәвештә уртачалаштыра. 2012 елдан бирле минималь куллану кәрҗиненә кием, транспорт һәм башка чыгымнар кертелми. Төбәк азык-төлек җыелмасы бәясен икегә тапкырлыйлар да, шуңа мәҗбүри түләүләр бәясен кушалар һәм шул сумма барлык минималь чыгымнарны каплый дип санала. Кышын Себердә тун кирәклеге, ә Сочида куртка да яравы түрәләр өчен әһәмиятле нәрсә түгел.

Евросоюз мәсьәләгә Америкага караганда да яхшырак мөнәсәбәттә: кешеләрнең акчалары җитмәгән вакытларында үзләре кыенлык кичергән нәрсәне булдыра алмаулары да исәпкә алына. Тиешле исемлектә – күрелмәгән чыгымнарны түләү, кредит алу, елына бер мәртәбә чираттагы ял вакытында бер атнага чит илгә чыгу мөмкинлеге карала. Әгәр дә син әнә шул мөмкинлекләрнең берсен генә дә булдыра алмыйсың икән, пособиегә исәп тота аласың.

Боларны чагыштырганнан соң ирексездән, Россиядә түрәләр ничек тә статистиканы яхшырту турында гына уйлыйлар бугай дигән нәтиҗә ясарга туры килә. Һәм “яхшырта”лар да бит: гаилә әгъзаларының җан башына туры килгән керем нормасын 100 сумга гына арттырдың икән, инде син ярлы булып исәпләнмисең. Тормышта – бигрәк тә хәзерге бәяләр белән! – 100 сум акча ниндидер роль уйныймы? Уйлап карасаң, бездә 11-15 мең сумга эшләп йөрүчеләр күпме! Бу акчалар реаль тормышта яшәү минимумыннан әллә ни артык түгел бит. Тик инде алар ярлылар рәтенә кертелми, шуның белән ил җитәкчелеге әллә ни уйлап тормыйча гына яхшы итеп күрәсе килгән статистиканы бозмый. Ярлылыкны билгеләү буенча үсештәге илләрдә кулланыла торган катлаулы исәпләүләрне Россия Федерациясендә бары тик галимнәр генә ясый. Һәм бу методикалар буенча ярлылар саны бездә Росстат мәгълүматларына караганда ике мәртәбә артык килеп чыга. Ләкин алар галимнәр кулында гына кала бирә, чөнки ил җитәкчелегенең болай да начар статистиканы ике тапкыр начар итеп ничек күрәсе килсен?! Ә шушындый шартларда көн күрүче халык ничек нәселен үрчетсен?!

Бер караганда, илдәге демографик хәлне яхшырту өчен күп чаралар да каралган кебек. Әйтик, ана капиталы барлыкка килде. Ул бу өлкәдә күпмедер ярдәм иткәндер дип уйларга кирәк. Тууны арттыру максатында берничә дәүләт программасы да кабул ителде, аларның яңалары да кабул ителә тора. Тик алар нигә эшләми соң?

Әйтик, Түбән Новгород өлкәсендә “Гаилә һәм балаларга пособие һәм түләүләр” бүлегендә 40 (!) федераль һәм төбәк пособиеләре каралган. Баш түшәмгә тиярлек! Тик аларның эчтәлегенә берәм-берәм төшенә башласаң, аларның күбесе гаилә әгъзаларының җан башына туры килгән кереме яшәү минимумыннан ким булган очракта гына түләнә һәм шуның белән ул программаларны эшләми дияргә була. Җитмәсә, аларны алу өчен социаль бүлекләргә уннарча белешмә җыеп китерергә кирәк. Әйтик, 16 яшькә хәтле балалар пособиесенең күләме... 100 сум. Ялгыз аналар өчен 200 сум. Кыскасы, ул программаларның кайсында һәр балага 50 сум пособие каралган. Шул да булдымы ярдәм? Шуңа күрә ата-аналар дәүләт ярдәменә өметләнә алмый. Программалар күп, тик аларның күбесе гаиләләрне мыскыл итү дәрәҗәсендә генә. Анда да тик ярлыларга гына...

Әгәр дәүләт илдә балалар тууны арттыру турында чынлап кайгырта икән, бөтен аналарга җитәрлек күләмдә балалар пособиесе түләргә тиеш, Бары тик шул чакта гына ата-аналарның иртәгәсе көнгә ышанычлары, балаларын тәрбияләргә мөмкинлекләре барлыкка килер. Моның өчен гаиләгә һәм балаларга пособиеләр турындагы программалар 40-50 түгел, ә бары тик 4-5, ләкин берәгәйле, саллы булсын! Моның өчен икътисадны хезмәттә, салымда һ.б. өлкәләрдә гаилә мәнфәгатьләренә хезмәт итәрлек итеп үзгәртергә кирәк. Шунда гына дәүләт демографияне яхшырту турында кайгырта дияргә мөмкин булыр, ил җитәкчелеге Бөек Ватан сугышының инде күптән тәмамлануына да төшенер.

Тагын шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Европаның мөселман илләрендә үлем туудан арткан бер генә ил дә юк, 21 илдә аерма зур түгел, ә 21 илдә туучылар саны үлүчеләрдән артык.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10