ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Яшь мөселманнар ярлылык темасына фикер алышуга җыела

7 ноябрь 2018, 14:02

Оештыручылар аны яңа форматта – тренинг элементлары белән үткәрә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Мөселман яшьләре дискуссион клубының киләсе утырышы ярлылык темасына багышланган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар аны яңа форматта – тренинг элементлары белән үткәрә. Очрашуда хәерчелек, аның сәбәпләре, рухи һәм матди фәкыйрьлек турында сүз булачак.

“Ярлы” мөселман” дип билгеләнгән очрашу 8 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Мөселман дискуссион клубы әйтергә сүзе булган һәр кешене чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен “Вконтакте”да Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк. Хәзерге вакытта очрашуга егермедән артык кеше теркәлү узды.

  • Мөселман яшьләре дискуссион клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җавап эзлиләр, социаль проблемаларны хәл итү юллары белән танышалар.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10